Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше уңаеннан 27 нче март көнне Түбән Каманың “Веста” үзәгендә мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Уен-театралия иленә сәяхәт” дигән музыкаль уен программасы оештырды.
Программа күңелле итеп әзерләнгән. Балаларны матур костюмнар кигән аниматорлар каршы алды. Алар балалар белән команда уеннары, күңелле эстафеталар, төрле конкурслар үткәрделәр. Уеннар арасында шәһәрнең балалар коллективлары балаларга җырлар һәм дәртле биюләр белән үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр.
Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Килгән гаиләләр үткәрелгән чара өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты.