"Кайгырту" үзәге белгечләре ата-аналар белән очрашу оештырды

2019 елның 29 марты, җомга

Гаилә баланың гармонияле үсешен һәм социаль җайлашуын тәэмин итүче табигый мохит булып тора.

Үсешендә үзенчәлекле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр кискен проблемалар белән очраша. Аларны хәл итүдә төрле кыенлыклар кичерелә.

Питрәч "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм итү бүләкчәсе белгечләре  "Бер-беребезгә ярдәм итик" клубы кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләр чикләнгән балаларның ата- аналары белән очрашу оештырды.

Ата-аналар "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында балалар белән эшләү технологияләре белән таныштылар - ул Ком терапиясе, Монтессори технологиясе, коры бассейн, Лекотека технологиясе һәм башкалар.

Очрашу дустанә атмосферада узды, ата-аналар үзләренең казанышлары һәм проблемалары белән уртаклашты, алдагы уртак эшкә тәкъдимнәр керттеләр.

Киләсе чара 2019 елның апреленә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International