ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу бәйрәм ителәчәк. Зәй районының "Шатлык" социаль ярдәм үзәгендә расланган план буенча әлеге истәлекле датага багышланган күп кенә чаралар узды инде.

27 март көнне "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең спорт залында "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм коррекция интернат-мәктәбе командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды.

27 март көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә хезмәткәрләрне һәм бирегә килүчеләрне эвакуацияләделәр. Шул рәвешле учреждение янгын чыккан вакытта эшләү планын һәм кисәтү системасын сынап карады.

Казан шәһәре  “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йорты базасында Бөтендөнья театр көненә һәм Россиядә Театр елына туры китереп, “Алтын ачкыч эзләгәндә” гаилә квест-уены уздырдылар.

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “ПрофХ” уены исемле уены үткәрелде. 

 

27нче март көнне Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөтендөнья Театр көненә багышланган "Театр мозаикасы"нда катнашты.

Кукмара муниципаль районындагы физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Балаларны музыкаль уен кораллары белән таныштыру” дигән ачык дәрес үткәрелде.

Менделеевск районы "Өмет яры" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 2018 елда "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар республика конкурсы җиңүчесе "Миндә музыка яши" проекты гамәлгә ашырыла.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

26 мартта Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында "Демография" милли проектын гамәлгә ашыруның барышы турында эшче төркем утырышы үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узды.

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова  районның Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында суицидны кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалар арасында  "Тормыш матур" дигән рәсем конкурсы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International