Ике авыл хуҗалыгы предприятисе 202 хезмәткәргә өлешчә бурычларын кайтарды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлекләрен алып баручы ике предприятие 202 хезмәткәр алдында 1 190,5 мең сумлык өлешчә бурычын кайтарды.

Кама Тамагы муниципаль районының "Тәмте" агрофирмасы" ҖЧҖ180 хезмәткәргә 914,6 мең сум  әҗәтен түләде.

Югары Ослан муниципаль районының "Нармонка "агрофирмасы" ҖЧҖ 4 нче филиалы 22 хезмәткәре алдында 275,9 мең сум бурычын каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International