Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә янгынга каршы инструктажлар уза.
Учреждение белгечләре социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшереп дәресләр үткәрә.
28 март көнне интернат-йорт хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы профилактикасының иң мөһим элементларының берсе – эвакуация буенча уку күнекмәсен башкарды.