Россиядә Театр елы кысаларында 28нче мартта Әлмәтнең "Опека" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә Мәмәт мәдәният йорты "Серле алан" театры "Дюймовочка" әкиятен тәкъдим итте.
Әкиятне күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр тамаша кылды. Спектакльнең куелышы балалар һәм өлкәннәр өчен үтемле телдә иде. Барысы да матур һәм кызыклы булды. Тамашачылар театр коллективына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.