Зәй мәшгульлек үзәгендә эретеп-ябыштыручы һөнәренә укыталар

2019 елның 29 марты, җомга

Зәй мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен “Эретеп-ябыштыручы” юнәлеше буенча дәресләр башланды.

Бу белгечлек буенча 11 кеше һөнәри осталыгын арттыра. Укыту өч ай дәвам итәчәк. Курслар тәмамлангач, анда катнашучыларга диплом биреләчәк.

Тулаем халык мәшгульлеге үзәге оештарган юнәлешләр буенча 35 кеше белемен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International