28 мартта Апас районында "Барысы да безнең кулда" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Апас муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чарада ялгыз аналар, күп балалы, тулы һәм тулы булмаган гаиләләр катнашты.
Очрашуның максатлары: балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, туучылар санын, халыкның репродуктив сәламәтлеген арттыру; балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту; гаиләнең уңай образын формалаштыру һ.б. Чара түгәрәк өстәл форматында узды һәм концерт номерларын да үз эченә алды.