Әлки интернат-йортында яшәүчеләр сугыш елларын искә ала

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Җиңү көненә багышланган "Йөрәк белән хәтерлибез" дигән чара узды. Очрашуны Юхмачы авыл китапханәсе волонтерлары Галина Фомина һәм Анна Минсафина оештырды, алар шулай ук "сугыш турында хәтер" дигән китап күргәзмәсе әзерләделәр.

Әлки интернат-йорты социаль хезмәт алучылар арасында биш тыл хезмәтчәне бар. Шуларның берсе Татьяна Ефимовна Володина катнашучыларга авыр сугыш еллары турында сөйләде. Интернат-йорт карамагындагылар сугыш елларындагы фотоальбомнар карады, шул чор шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International