ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

3 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Куңелле эстафета” уздырылды. Спорт бәйрәмендә ата-аналар һәм балалар катнашты.

Терлекчелек технологиясе кафедрасы доценты В. Баранов җитәкчелегендәге Казан дәүләт ветеринар академиясенең   волонтерлар отряды Питрәчнең "Шатлык" социаль приютын анатомия музеена экскурсиягә чакырды.

 


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне уңаеннан Лениногорск районында "Зажги синим" акциясе узды.

Бүген Татарстанда ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм кабул итү көннәре узды.

1 апрельдә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты  хезмәткәрләре белән  җыелыш оештырылды.

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчаның “Өмет чаткысы” белгечләре тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны районның Түбән-Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка алып барды.

Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Көлке көненә, кошлар һәм яз башына багышланган "Оранжевое настроение" бәйрәме булып узды. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре дә бар иде.

2 нче апрелендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән "Табышлы партнерлык" темасына чираттагы очрашу узды.

“Чәчтараш эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен “Чәч кисү инструментлары, аның төрләре, билгеләнеше һәм алымнары” темасына чираттагы дәрес узды.

2 апрель көнне  Кукмараның "Шәфкать"  терләкләндерү  үзәгендә  аутизмга  бәйләнешле мәсьәләләр  буенча  белгечләр белән  кинәшмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International