Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында гомуми җыелыш үткәрелде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

1 апрельдә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты  хезмәткәрләре белән  җыелыш оештырылды.

Көн тәртибендә янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәү  һәм  Һөнәри этика, хезмәт тәртибе кодексы белән таныштырылды.  Беренче мәсьәлә буенча социаль хезмәт күрсәтү белгече Л.Имаметдинова чыгыш ясады.  Ул  оешма хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чараларын, террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары үтәүне таләп итте. Шулай ук якын арада гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан төнге рейдлар планлаштырылганы, анда кешеләрне эвакуацияләүдән өйрәнүләр үткәрелә алуы әйтеп узылды.

 Икенче мәсьәлә буенча кадрлар буенча инспектор А.Хәбирова  чыгыш ясады. Ул интернат хезмәткәрләренең дәүләт, җәмгыять һәм гражданнар алдында  җаваплылыгы турныда түбәндәге  әйтеп узды: хезмәт этикасы нормаларын үтәргә, субординация, эшлекле тәртип һәм аралашу кагыйдәләрен үтәргә; гражданнарга һәм вазыйфаи затларга алар белән хезмәт контактлары вакытында корректлылык һәм игътибар күрсәтергә һ.б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International