“Чәчтараш эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен “Чәч кисү инструментлары, аның төрләре, билгеләнеше һәм алымнары” темасына чираттагы дәрес узды.
Максат: катнашучыларны чәч кисү кораллары белән таныштыру, алар белән эшләү алымнарына өйрәтү.
Теория өлешендә дәрестә катнашучылар чәч кисү инструментларына: кайчылар (гади һәм филировка өчен), пәке (куркыныч һәм филировка пәкеләре), чәч кисү өчен машинкалар (кул машинкасы һәм электр белән эшләүче) керә икәнен белде.
Чәч кисү өчен кайчылар гади кайчылардан ныклы тимердән эшләнүләре белән аерылып тора, алар яхшы корычтан эшләнелә, бик озак тутыкмыйлар һәм эштә уңайлы. Филировка өчен кайчының ярты ягында тешләр ясалган була, алар акрынлап кына чәчне юкартырга мөмкинлек бирә. Пәкеләр чәч кисү өчен һәм кырыныр өчен кулланыла.
Чәч кисү машинкалары – чәчне тиз һәм кыска итеп кисәр өчен бик уңайлы. Алар ир-атлар чәчен кисүдә генә түгел, хатын-кызлар чәч кисүендә дә кулланылалар.
Теоретик өлештән соң барлык кызлар да эшкә кереште - модельләрдә кисү кораллары белән эшләү алымнарын өйрәнделәр.