28 мартында Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Гайнетдинова торцевание технологиясе буенча чираттагы дәресен үткәрде.
1 нче апрель көнне Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Наз" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Хезмәт сөюче” программасы нигезендә рольле уен оештырдылар.
Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаенан Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Безнең тормышта эшче һөнәрләр" чарасы үткәрде.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балалар "Кошкин дом" театральләштерелгән тамаша карады. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре С. Маршак әсәре буенча сәхнә әсәре әзерләнән.
1нче апрельдән Татарстан Республикасында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителде.
1 нче апрельдə Спас социаль яклау үзəге директоры С.Гыйбадуллина Ватан сугышы ветераны (тыл хезмəткəре) Рəфидə Нургалиева 90 яшьлеге белəн котлады.
Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре "Альфа" мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яз җитүгә багышланган “Бәхет рецепты” дигән музыкаль-күңел ачу чарасы уздырды.
Балалар һәм аларның ата-аналарына психологик-педагогик тернәкләндерү компонентларының берсе арт-терапия уңышлы кулланыла.
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юнәлеше буенча эшкә урнашкан инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен "Татнефтепроводстрой" СФ АҖ нең гаризасын тикшерү буенча комиссиясе утырышы узды.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай"” үзәгендә 1 апрельдә җыр укытучысы Н.Городилова, тәрбияче Г.Гыйләҗетдинова белән Көлке көненә багышланган күңелле уеннар оештырды.