“Өмет чаткысы” үзәге Түбән-Аты теплицасында экскурсиядә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Теплица бригадиры Рәхим Джумандурдиев теплица шартларында үстерелә торган үсемлекләр, теплицада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде, үсентеләрне, яшелчә һәм чәчәкләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Яшелчә үстерүчеләр балаларга кыяр, помидор, борыч, кәбестә, виктория уңышы алу серләрен аңлатты. Һәр этабын практик хезмәттә күрсәттеләр.      Балалар зур кызыксыну белән хезмәкәрләрнең фидакарь эшләрен күзәтте,  теплицаның зурлыгына, андагы тәртипкә кыяр помидор уңышына сөенделәр. 

Мондый очрашулар балаларда табигатькә мәхәббәт уята, төрле һөнәрләр белән таныштыра, киләчәк тормышларында үзләренә  хезмәт сайлау  мөмкинлеге тудыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International