Бүген Татарстанда ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм кабул итү көннәре узды.
Лениногорск районында биш гаилә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Прокуратура, суд приставларының район бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, опека һәм попечительлек секторы, гаиләгә ярдәм итү үзәге, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре аларга әтрафлы мәгълүмат бирде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан хатлар рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим ителде.
Баулы муниципаль районының "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ата-аналар алиментлар түләүдән баштарта торган, балигъ булмаган балалары булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде. Киңәшмәдә Баулы районы башкарма комитеты, халыкны социаль яклау бүлеге, Суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашты.
Һәр мөрәҗәгать индивидуаль тәртиптә каралды. Кайбер гражданнар алимент түләүдән баш тартучыларга карата башкарма җитештерүне карау өчен суд приставлары хезмәтенә кабаттан чакырылдылар.