1 апрель көнне Бөтендөнья кошлар көне билгеләп үтелү уңаеннан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар “Сыерчыклар килде” акциясе уздырды.
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәге социаль хезмәткәрләре “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасы уңаеннан социаль иминият белгечләре һәм медик-социаль экспертиза җитәкчесе белән очраштылар.
Яр Чаллының "Асылташ" социаль приюты хезмәткәрләре терроризм куркынычы һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерде.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар” дигән мастер-класс үткәрде.
Апас муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар планын гамәлгә ашыру уңаеннан 2 апрель көнне профилактика субъектларының барлык әгъзалары катнашында "Өмет нуры" күчмә чара үткәрелде.
2 нче апрель, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр "Яңарыш" реабилитация үзәгендә "Китап сөючеләр утравы" квест-уен уздырылды.
"Транснефть финанс"ның яшь белгечләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булды.
Көлке көне иң кызыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Яр Чаллының "Асылташ" социаль йортында күңелле уеннар һәм шау-шу куптарган, көлкеле конкурслар белән тулы чара узды.
Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр администрациясе ярдәме белән Пермь циркы - Шапито тамашасын карый алды.
Яр Чаллы шәһәренең "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре пенсия фонды хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу уздырды.