11 эш бирүче вәкилләре белән мәшгульлек хезмәте тарафыннан төрле категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча үзара файдалы чаралар турында җентекләп фикер алыштылар.
Очрашуда катнашучыларга халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программаларында катнашу өчен үзара файдалы мөмкинлекләр турында аңлатмалар бирелде, эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча норматив документлар, тарату материалы җиткерелде.
Һөнәри стандартларны эшләү һәм гамәлгә кертү буенча сертификацияләнгән белгеч Юлия Габетдинова очрашу барышында катнашучылар алдында бүгенге көндә актуаль тема "Профессиональ стандартлар. Яңа кагыйдәләр" турында чыгыш ясады. Очрашу барышында барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.