"Шатлык" приютында тәрбияләнүче балаларны музейга кызыклы экскурсиягә чакырдылар

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Терлекчелек технологиясе кафедрасы доценты В. Баранов җитәкчелегендәге Казан дәүләт ветеринар академиясенең   волонтерлар отряды Питрәчнең "Шатлык" социаль приютын анатомия музеена экскурсиягә чакырды.

Экскурсияне башлар алдыннан балаларга ветеринария академиясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Н.Э. Бауман исемендәге академия Россиядә ветеринария профиленең иң өлкән уку йорты булып санала. Академия бөтен дөньяга танылган, халык хуҗалыгы өчен ветеринария табиблары һәм зооинженерлары әзерләүгә, шулай ук ветеринария, биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре үсешенә, зооветеринария югары уку йортларының фәнни-педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән.

Экскурсия бик җанлы һәм кызыклы узды.Соңыннан чәй эчү оештырылган иде. Приют карамагындагы балалар кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International