"Здраушка"да кошларны яратырга өйрәтәләр

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Көлке көненә, кошлар һәм яз башына багышланган "Оранжевое настроение" бәйрәме булып узды. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре дә бар иде.

Экологлар балаларга яз килү белән безнең якка килгән кошлар турында сөйлә. Тамашачыларга Россиядәге кошларның төрле төрләрен күрсәтүче видеоролик күрсәттеләр. Викториналар да уеннардан башка узмады.

Чара ахырында балалар өчен сыерчык оялары конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International