Лениногорскида "Зажги cиним" акциясе узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне уңаеннан Лениногорск районында "Зажги синим" акциясе узды.

"Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, "Дари Добро" МОО һәм Лениногорск шәһәренең 14 нче мәктәбе үсеш акцияне үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырды һәм үткәрде.

Акциядә 60 кеше катнашты, аларга белешмәлекләр һәм шарлар тапшырылды. Соңыннан күккә зәңгәр төстәге һава шарлары очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International