Кукмарада балалар ата-аналары белән ял итә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

3 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Куңелле эстафета” уздырылды. Спорт бәйрәмендә ата-аналар һәм балалар катнашты.

Бәйрәмнең программасы күңелле һәм эчтәлекле узды: төрле-төрле кызыклы уеннар, эстафеталар, җырлар, табышмаклар. Балалар ата-аналары белән бергәләп күңел ачты.

Стартка ике "Кояшкай" һәм "Йолдызчык" командалары чыкты. Алар җитезлектә, тапкырлыкта һәм осталыкта көч сынашты. Соңыннан жюри әгъзалары  дуслык  җиңде, дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International