2019 елның 7 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 665 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 222 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән1 027 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 36 кешегә кимрәк.
Мамадыш интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алды.
Җиңү көне алдыннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре патриотик хисләр формалаштыру һәм каһарманлык турында күзаллау максатыннан "Мәңгелек хәтер" патриотик сәгать оештырды.
Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 9 май - Җиңү көненә багышлап “Күңелле стартлар” оештырылды.
7 майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Әйшә авыл җирлеге башкарма комитетында булды.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр бәйрәм сувенирлары - аллы-гөлле канәфер белән бизәлгән Георгий тасмасын ясады.
7нче май көнне Питрәч районының "Шатлык" приютында Җиңү көненә багышланган "Ветеранны котла!" дигән акция узды.
6 майда Балтачның "Наз" үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Волонтер" балалар үзәге активистлары "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.
7 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды.