Балтач волонтерлары "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

6 майда Балтачның "Наз" үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Волонтер" балалар үзәге активистлары "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.

Волонтерлар Балтач үзәгендә Георгий тасмалары таратты, аның билгеләнеше һәм дөрес кулланылуы турында сөйләделәр.

Георгий тасмасы - ул Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алу, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Балтачлылар волонтерлар кулыннан батырлык атрибутын зур дулкынлану белән алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International