7 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Тантаналы сәгать Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи һәм истәлекле даталар белән башланып китте. Ватанны саклаганда һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, кыска метражлы фильм күрсәттеләр. Аннан соң концерт номерлары башланды. Хезмәткәрләр сугыш чоры җырларыннан попурри әзерләде, аларга залдан тамашачылар да кушылды. "Астра” тернәкләндерү үзәге балалары шигырьләр һәм җырлар башкарды.
Чыгышлар Алабуга шәһәренең эстетик тәрбия үзәге балалары һәм музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әзерләнгән биюләр белән үрелеп барды.
Чарада 45 кеше катнашты.