ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алдыннан психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен Җиңү көненә багышланган арт-терапия чарасы үткәрелде.

Юхмачы гомум белем бирү мәктәбенең "Мәрхәмәтле йөрәк" отряды волонтерлары Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта "Ветеранны котла" акциясе үткәрде.

6 майда Арчаның  "Мәрхәмәтлек үзәге"ндә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган яшүсмерләр турында "41-нче елның көзе" дигән нәфис фильм күрсәтелде.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан районнарының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен “Без хәтерлибез!” дигән хәйрия акциясе үткәрде.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

"Социаль туризм" технологиясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Казан шәһәренең Җиңү  паркына сәфәр оештырылды. 

 

Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен канзаши техникасында Георгий тасмасын бизәү буенча мастер-класс үткәрде.

Бөгелмә шәһәре  "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендәгеләр сугыш ветераны Татьяна Манакова янына очрашуга барды.

 

 

6 майда  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Гаилә учагы” дигән темага танып – белү әңгәмәсе булып узды.

"Тәтеш балкышы" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы солдатларының кәберләрен тәртипкә китерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International