Яшьләр ветераннарны котлый

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7нче май көнне Питрәч районының "Шатлык" приютында Җиңү көненә багышланган "Ветеранны котла!" дигән акция узды.  

Акциянең максаты - яшь буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирү. Тарихи үткәннәргә карата кызыксыну тәрбияләү. Халыкның каһарманлыгы турында күзаллауны киңәйтү.  

Мәктәп яшендәге балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Куприяновада  кунакта булдылар. Ветеранны әлеге истәлекле дата белән котладылар һәм үз куллары белән ясалган кечкенә истәлекле бүләк тапшырдылар. Ветеран сугыш еллары, орден-медальләр алган чор хатирәләре белән уртаклашты. Балалар аның сугыш елларының тарихын  солдатларыбызның һәм офицерларның батырлы турында сокланып тыңладылар.  

Тукай районы авылларында да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар уза. “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәттән файдаланучы һәрбер ветеранга өйдә бәйрәм оештыра. Чарада волонтерлар, ветераннар Советы һәм инвалидлар  иҗтимагый оешма, җирле үзидарә, авыл клубы вәкилләре дә катнаша. Бүген ”Ләйсан” балалар бакчасы балалары, Теләнче-тамак урта мәктәп укучылары ветераннарны өйләренә барып котлады.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чара узды. Бу көнне сугыш елларында күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен ветераннарга рәхмәт сүзләре "Иннополис лицее " ДАУ иҗат коллективы исеменнән яңгырады. Чыгыш ясаучылар тамашачыларны классик музыка, эстрада һәм халык җырлары башкарулары белән сөендерделәр, биюләрне башкару осталыгы белән шаккаттылар. Артистларның кәефләре дә күтәренке иде. Артистларга рәхмәт сүзләре белән "Браво!" яңгырады. Интернат-йортта яшәүчеләр артистларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International