Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә драма театрына Р. Киплинг әсәре буенча «Кызыксынучан фил баласы» спектакленең премьерасына чакыру алдылар. Спектакль 3 дәрәҗә чикләүләре булган инвалид балаларга өйдә күрсәтү өчен яраклаштырылган.
Тамашадан соң фикер алышу булды, аның барышында һәр тамашаныә индивидуаль булуын һәм инвалид балага өйгә бару үзенчәлекләре турында алдан җентекләп сөйләшергә кирәклеген билгеләп үттеләр. Шулай ук бергәләп Минзәлә районының тугыз гаиләсе өчен күчмә чаралар планы-графигын килештерделәр.
Спектакль «Лотос» АКБО белән берлектә, Президент грантлары фонды финанс ярдәме белән «Театр без границ» проекты кысаларында тормышка ашырыла.