Социаль приют шартларында толерант шәхес тәрбияләү

2023 елның 10 марты, җомга

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында «Мирас» ял көне клубы эшли. Аны булдыру максаты – күпмилләтле социомәдәни киңлектә тормышка яраклашкан, һәрьяклап үсеш алган, мөстәкыйль, толерантлы шәхес формалаштыруга ярдәм итү.

Приютта тәрбияләнүчеләр «Хуҗабикә» аш-су осталыгы студиясенә, «Аниматика» мультипликация студиясенә, бию һәм музыкаль иҗат студиясенә, тегү эше һәм декоратив-кулланма иҗат студиясенә, «Галатея» матурлык салонына рәхәтләнеп йөриләр. Дәресләрдә балалар кирәкле социаль-көнкүреш күнекмәләре алалар, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышалар, шулай ук хәзерге күпмилләтле җәмгыятьтә гармонияле хезмәттәшлеккә өйрәнәләр.

Клуб эгидасы астында приютта милли сәнгать музее булдырылган һәм эшли, аның фонды даими рәвештә яңа экспонатлар белән тулылана. Шулай ук шәһәрнең милли җәмгыятьләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International