Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре балаларга хокукый тәрбия бирү буенча дәресләр үткәрә

2023 елның 10 марты, җомга

«Бала хокуклары турында конвенция белән танышу» дәресен Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече кадет мәктәп-интернаты базасында үткәрде. Чара балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси иминлеген үстерү буенча «Без сайлаган юллар» программасы кысаларында оештырылды.

Дәрес балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән. Иң баштан балаларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләштеләр. Аннары балалар биремнәр үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International