Спас интернат-йорты карамагындагылар МХО катнашучысы белән очраштылар

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Павел Козенко белән очрашу уздырылды. Хәрби хезмәткәр яралану сәбәпле тернәкләнә.

Павел Козенко мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәте турында истәлекләре белән уртаклашты, хәзерге вакытта Донбасста яшәүчеләрне ничек яклавы турында сөйләде. Ул шулай ук гитара астында җырларын башкарды. Очрашу җылы атмосферада узды.

Хәрби-патриотик чараны барлык Россия хәрбиләренә хөрмәт күрсәтү максатыннан оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International