Бүген үзенең 86 яшен социаль хезмәтләр алучы Марс Халиков билгеләп үтә. Аның өчен Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм оештырылды.
Чакырылган кунаклар бәйрәм өстәле артына җыелдылар, сыйлар белән чәй эчтеләр, җырлар җырладылар. «Көмеш» волонтер Ирек Мусин баянда уйнады. Марс Ибраһим улы кунакларга игътибарлары, котлаулары һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерде.
Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларга яхшы кәеф буләк итә.