Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен шуу дисклары кулланып мастер-класс үткәрелде.
Кечкенә яссы дисклар идәндә куллар яки аяклар белән шуып йөрергә мөмкинлек бирә. Мондый хәрәкәтләр ясаганда кора мускуллары сузыла, бу фигураны яхшыртырга гына түгел, ә арканың сәламәтлеген дә торгызырга ярдәм итә. Мускулларны ныгытудан тыш, мондый күнегүләр буыннарны бик яхшы үстерә, координацияне яхшырта.
Мастер-класста 10 кеше катнашты. Дәрес барышында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр күнегүләргә бик теләп кушылдылар һәм аларны ясау техникасын үзләштерергә тырыштылар.