«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр волонтерлар төркеменә берләшкән

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

11 мартта Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Бумеранг» волонтерлар төркеменә берләштеләр. Балалар ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге якташларына ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып баралар, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре ясауда актив катнашалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга йөриләр.

Волонтерлар хәрәкәте активының чираттагы утырышында балалар үз эшләрен чагылдырган буклетлар чыгардылар, үзләренә яңа максатлар һәм бурычлар куйдылар һәм тагын бер кат җәмгыять тормышында волонтерлар хәрәкәтенең ролен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International