Кайбыч интернат-йорты Казаннан кунаклар кабул итте

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

11 мартта Н. И. Лобачевский исемендәге лицей Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион концерт белән Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килеп китте.

Укучылар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар, өлкәннәр белән аралаштылар. Лицей укучылары социаль хезмәтләр алучыларга азык-төлек җыелмалары һәм лицей арт-студиясе ясаган открыткалар һәм кул эшләре тапшырды. Бүләкләр макулатура җыюдан кергән акчага сатып алынган.

Интернат-йортта яшәүчеләр лицейчылар белән очрашуларны бик көтә һәм аларны кабат күрергә сөенә. Мондый очрашулар аларга яхшы кәеф бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International