12 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Язгы чорда юлларда куркынычсызлык» дигән акция узды. Мәктәп яшендәге балалар өчен чараны тәрбияче Алексей Шатков оештырды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында булдылар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә атналык дәресләр барышында социаль хезмәт алучылар иҗат белән шөгыльләнәләр, бер-берсе белән аралашалар.
Шушы көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр пицца әзерләү буенча осталар ролендә булдылар. Һөнәри юнәлеш экскурсиясе «Һөнәр сайлауга юл» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында эшләү буенча чираттагы укыту семинарын Зәй районында «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оештырды.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары тернәкләндерү курсын үткәндә даими рәвештә өстәл уеннары, шул исәптән бильярд уйныйлар.
10 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Яшел Үзән муниципаль районының 11 предприятиесе һәм оешмасы катнашында киңәшмә узды.
Өлкән буын вәкилләре белән очрашуны Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үткәрде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә юл. Урамда куркынычсызлык» дигән темага дәрес уздырылды.