Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес үткәрде. Скандинавия йөрешен яратучылар атна саен шәһәр паркына җыелалар, анда дәресләр уза.
Сергей Стуков Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 2022 елның 29 сентябрендә инсульт кичергәннән соң керә. Мондый халәт комплекслы һәм квалификацияле карау таләп итә.
Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре профилактик төркемнәр составында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлауда катнашалар. Чараның төп максаты – яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын-профилактика эше алып бару.
28 марттан 2 апрельгә кадәр Бөтенроссия аутизм турында мәгълүмат тарату атналыгы уза. Психик тайпылышлар әлеге диагноз белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә Зәй районы «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар аутизм спектрын коррекцияләүгә мохтаҗ.
Комиссия составына шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да керде.
Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Тылсым» ресторанында ресторан эше белән таныштылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатларында оештырылды.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты бүген 14.00 сәгатьтә «Киртәсез цифрлы мохит: адаптив технологияләр үсешен законнар белән тәэмин итү» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.
29 мартта һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларының Зәй политехник көллиятенә экскурсиясе булды.
Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге каршындагы «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» проектын тормышка ашыру кысаларында 29 мартта «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кулинария мастер-классы узды.
9 апрельдә Түбән Камада СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының «Син барысын да булдыра аласың!» регионара проекты кысаларында инклюзив берләшмәләр өчен очрашу узачак. Чараның максаты – катнашучыларга, бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, җәмәгать тормышына тулы интеграция өчен энергия бирү.