Ялгыз өлкән яшьтәге питрәчлеләрнең өйләренә йөрү дәвам итә

2023 елның 31 марты, җомга

Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре профилактик төркемнәр составында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлауда катнашалар. Чараның төп максаты – яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын-профилактика эше алып бару.

Профилактика төркемнәре составына авыл җирлекләре вәкилләре, социаль хезмәткәрләр, газ һәм янгын сүндерү хезмәтләре хезмәткәрләре кергән.

Гражданнарны карап чыгу барышында өйдә һәм стационар формада социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр, газ һәм электр җиһазларын тикшерү үткәрелә, автоном янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы һәм эшләве карала. Барлык өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы һәм алдауларны профилактикалау буенча инструктаж үткәрелә, ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәләр тапшырыла.

Бүгенге көндә 100 дән артык кеше йөреп чыгылган. Барлыгы 525 өлкән яшьтәге питрәчлегә бару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International