Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча региональ ведомствоара комиссия оештырыла. 30 мартта тиешле боерыкка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Региональ комиссиянең бурычы – МХО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча эшне координацияләү. Комиссиягә тиешле чараларны гамәлгә ашыруда башкарма хакимият органнары һәм республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары ярдәм күрсәтәчәк.
Комиссия рәисе итеп ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Комиссия составына шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да керде.