28 марттан 2 апрельгә кадәр Бөтенроссия аутизм турында мәгълүмат тарату атналыгы уза. Психик тайпылышлар әлеге диагноз белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә Зәй районы «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар аутизм спектрын коррекцияләүгә мохтаҗ.
28 мартта бүлекчә тәрбияләнүчеләре өчен «Чикләрне киңәйтеп» психологик тренингы үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар төркемдә аралашу күнекмәләренең теоретик һәм практик аспектларын ныгыттылар.
Тренингта катнашучылар инфограммалар белән эшлиләр, этикетны өйрәнәләр, социаль мохиттә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен истә калдыралар. Аралашу күнекмәләрен туплап, аларга коллективта җайлашу җиңелрәк була. Бу җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булырга ярдәм итәчәк.