«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрелде

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге каршындагы «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» проектын тормышка ашыру кысаларында 29 мартта «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кулинария мастер-классы узды.

Очрашуны эшмәкәр, хатын-кызлар проектында катнашучы Резеда Хисмәтуллина оештырды. Ул мондый хәйрия очрашуларны беренче тапкыр гына үткәрми.

«Авокадо» студиясендә һәр укучыга эш урыны бүленеп бирелде, һәркем пешекче атрибутлары һәм эш өчен продуктлар алды. Мастер-класс – ул балаларны пешерергә өйрәтү генә түгел, ә аларны бу өлкәдәге профессионаллар белән таныштыру мөмкинлеге дә.

«Без балалар белән бергә пешерәбез, аларны ризык әзерләгәндә куркынычсызлык техникасы белән таныштырабыз, ризык әзерләргә өйрәтәбез. Балалар гаилә шартларында диярлек яңа күнекмәләр һәм белемнәр ала», – дип уртаклашты Резеда Хисмәтулина. Шулай ук ул балаларга бүләк итеп торт һәм җиләк-җимеш тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International