Сергей Стуков Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 2022 елның 29 сентябрендә инсульт кичергәннән соң керә. Мондый халәт комплекслы һәм квалификацияле карау таләп итә.
Сергей Александрович утыра һәм йөри алмый, сөйләм бозылган, сул ягы параличланган була. Аның белән көн саен дәвалау гимнастикасы үткәрелә. Сәламәтләндерү гимнастикасының төп максаты хәрәкәтләрне торгызу һәм аяк-кулларның сизгерлеген яхшырту иде. Шулай ук сулыш алу күнегүләре дә билгеләнгән була. Сергей Александрович белән социаль тернәкләндерү буенча белгеч, психолог һәм тәрбияче эшли, алар югалтылган сөйләм функцияләрен кайтарырга һәм тәрбияләнүченең эмоциональ халәтен тотрыклы итәргә ярдәм итә.
Хәзер Сергей Стуков барлык кешеләр белән бергә ашарга бара, үзе креслога күчеп утыра, урамга чыга.