Буаның «Гармония» үзәгендә актив озын гомерлелек принциплары тормышка ашырыла

2023 елның 31 марты, җомга

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес үткәрде. Скандинавия йөрешен яратучылар атна саен шәһәр паркына җыелалар, анда дәресләр уза.

Спорт-сәламәтләндерү чаралары актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик активлыкны саклауга һәм өлкән яшьтәге гражданнарның ялын оештыруга юнәлдерелгән.

Чираттагы дәрестә өлкәннәргә Скандинавия йөрешенең файдасы һәм техникасы турында искә төшерделәр. Спорт йөреше сөючеләр шулай ук рухлары буенча якын кешеләр белән дусларча аралашудан шатлык алалар.

Май аенда төркем каникулларга китә, чөнки бакча эшләре башлана. Сентябрьдә өлкәннәр атналык дәресләргә яңадан керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International