9 апрельдә Түбән Камада СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының «Син барысын да булдыра аласың!» регионара проекты кысаларында инклюзив берләшмәләр өчен очрашу узачак. Чараның максаты – катнашучыларга, бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, җәмәгать тормышына тулы интеграция өчен энергия бирү.
Очрашуның беренче өлешендә Паралимпия фехтованиесе буенча дөнья чемпионы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Лукьянов үз тормышыңны ихтыяр көче һәм даими спорт белән шөгыльләнү ярдәмендә ничек үзгәртергә мөмкин булуы турында серләре белән уртаклашачак.
Очрашуның икенче өлеше социаль челтәрләрдә инвалидлыкны күрсәтүгә багышланачак. «Город возможностей» блогы модераторлары Алексей Транцев, Ольга Лифанова, Дарья Сулоева һәм хезмәттәшләре социаль челтәрләрдә уңышлы эшләүнең төп кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.
Чарада катнашырга теләгән һәркем чакырыла.
Очрашу Түбән Кама шәһәре, Н. В. Лемаев исемендәге мәйдан, 2 нче йорт адресы буенча Яшь тамашачы театрында узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана, катнашучыларны теркәү 11.30 сәгатьтә башлана.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк: https://proekt-ty-mozhesh-vse.timepad.ru/event/2343680/.