29 мартта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча эшсезләр арасыннан дүрт кеше «1С: Бухгалтерия» гамәли бухгалтерлык программаларын өйрәнеп бухгалтерлык хисабы һәм салым салу» программасы буенча укуга кереште. Укуны оештыручы – «Эрудит – Селдом» шәхси өстәмә белем бирү учреждениесе (Яр Чаллы шәһәре).
29 мартта Кукмара районының «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектының уртак чаралар планы кысаларында вакансияләр ярминкәсе узды.
Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә рәссам Алексей Львович Майоровның күргәзмәсе ачылды, анда 50гә якын пейзаж, портрет, марина жанрларындагы картина тәкъдим ителде.
Түбән Кама районының «Балкыш» социаль приюты буенча экскурсия кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар үзләре тирәсендәге һөнәрләр белән таныштылар.
IX «Без барьеров» инвалидлар тормышы турында бөтенроссия фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү ачылды. Ул инвалидларның проблемаларына һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
29 мартта Шәпши авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече балалар һәм яшүсмерләр арасында толерантлыкны үстерүгә юнәлдерелгән ишегалды уеннары оештырды. Чара террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында уздырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен оптималь шартлар тудыру – белгечләрнең өстенлекле бурычы. Бүлектә тернәкләндерү чаралары программасы һәрвакыт бай һәм күпкырлы. Үзара хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлеккә иреклеләр һәм хәйрия оешмаларын җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
Конкурс киң җәмәгатьчелек арасында инвалидларның казанышларын популярлаштыру, инвалидларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү, актив эшчәнлеккә мотивацияләү һәм инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү максатыннан үткәрелә.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль проекты кысаларында Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен район предприятиесенә экскурсия оештырды. 11 дәгъвачы 29 мартта «Зәй крекеры» кондитер фабрикасы» ҖЧҖдә булды.
Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.