Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Тылсым» ресторанында ресторан эше белән таныштылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатларында оештырылды. Конкурста үзәк тәрбияләнүчесе Назыйм Нәкыйпов катнаша.
Ресторан директоры өстәлләрне сервировкалау ысулларын, тукымадан һәм кәгазьдән салфеткалар төрү вариантларын, кунакларга ризык бирү ысулларын күрсәтте һәм өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Алынган белемнәрне балалар практикада ныгыттылар.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар һөнәрләр белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.