Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты бүген 14.00 сәгатьтә «Киртәсез цифрлы мохит: адаптив технологияләр үсешен законнар белән тәэмин итү» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.
Онлайн карау өчен сылтама: http://www.council.gov.ru/events/streams/.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр һәм продуктларның үтемлелеген хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Онлайн режимда чарага шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ведомство карамагындагы инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре дә кушылачак.