Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне» дигән презентация әзерләделәр. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларга тоткыннарның газапларын чагылдырган видео, концлагерь фотолары күрсәтелде.
Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү – тәрбия процессының мөһим бурычларының берсе. 11 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
11 апрельдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рус каены» тематик көне үткәрелде.
Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» акциясендә актив катнашалар. Ул балаларда патриотлык тәрбияләргә ярдәм итә.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Елмаю» клубында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов белән очрашу оештырылды.
Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» социаль приютында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында 7 апрельдә «Ярдәм сорап» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу хезмәткәрләр арасында профессиональлек үсешенә ярдәм итә. Бу максаттан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендә һәм Казандагы «Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.
Республика халкы Хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.
И. Нигъмәтуллин 2022 елның җәендә инсульт кичерә, нәтиҗәдә аның уң кулы һәм аягының хәрәкәт функцияләре бозыла. Картлар һәм инвалидлар өчен Җәлил интернат-йортының күпдисциплинар командасы аның өчен тернәкләндерү буенча индивидуаль озата бару планы төзи.