«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Елмаю» клубында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов белән очрашу оештырылды.
Чакырылган кунак катнашучыларга яшь инспекторларның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре белән берлектә алып барылган пропаганда эше турында сөйләде һәм балаларны юлларда үз-үзләрен тоту культурасын формалаштыру эшенә активрак җәлеп итәргә өндәде.
Балигъ булмаганнарга куркынычсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, кичке вакытта шәхси куркынычсызлык буенча киңәшләр бирделәр, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булу зарурлыгы турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар велосипедта, самокатларда, скейтбордларда йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар. Ахырда һәр балага бүләк итеп яктылыкны кире кайтара торган брелок бирелде.