Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар чын-чынлап игелекле эш башкару цехында булдылар – гадәти консерва банкасыннан, картоннан һәм парафиннан махсус хәрби операция зонасында булган солдатлар өчен меңләгән шәмнәр ясыйлар.
Биш көнлек эш атнасында 21 апрель ял көне булып санала. 20 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын тормышка ашыру кысаларында 12 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча «Ял итү терапиясе алымнары. Хисләр белән идарә итү» тренингы үткәрделәр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге кешеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар тарату оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова тәкъдиме буенча «Волга Спец Сервис» оешмасы директоры Ленар Авхадиев һәм Эльза Манкевич Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Эмми Пиклер системасы буенча эшләнгән тернәкләндерү чараларын бүләк иттеләр.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Время побед» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проекты тормышка ашырыла. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
11 апрель, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне, истәлекле чаралар, фашизм корбаннары каберләренә һәм җирләнгән урыннарга чәчәкләр салу белән билгеләп үтелә.
11 апрельдә онлайн режимда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының гаиләгә һәм балаларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга социаль-психологик ярдәм проблемалары буенча вебинарында катнаштылар.
Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы 2 нче социаль участокта дәрес үткәрде. Чарада риск төркеменә кергән 16 балигъ булмаган бала катнашты.
«Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» Бөтенроссия социаль акциясе кысаларында Росстандартның ведомство карамагындагы оешмалары белгечләре 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр ил халкының көнкүреш тонометрларының эшчәнлеген бушлай тикшерде.