11 апрельдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рус каены» тематик көне үткәрелде.
Чара барышында балалар каенның үзлекләре, аның кешелеккә нинди файда китерүе, рус каенының яхшылык һәм матурлык символы булуы турында белделәр. Көн дәвамында балалар уеннар уйнадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар тыңладылар, каеннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук социаль педагог Зөлфия Нуриева тоз белән каен рәсеме ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Мондый чаралар туган табигать өчен горурлык хисе тәрбияли, табигать белән аралашырга һәм аны сакларга теләк уята.